Татарстанда урып-җыю тәмам
Республикада урып-җыю эшләре тәмамланган дисәң дә була.
Барлыгы 3,4 миллион тоннага якын ашлык җыелган, уңыш гектарыннан уртача 21,6 центнер чыккан. Узган ел ул 22,7 центнер булган.
Россиядә исә рекордлы уңыш узган ел булган - 105,3 млн тонна бөртекле ашлык суктырылган. Әмма быел белгечләр рекордны уздырып булмас ди. Күп регионнарда корылык, янгын булды, саранча да шактый уңышны юк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа