Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Союз-Агро” җәмгыяте май ясау өчен көнбагыш үстергән

2014 елда Әлмәт районы хуҗалыклары силос ясаудан тыш булган башка максатларга дип 1500 гектар кукуруз һәм шулкадәр үк көнбагыш культурасы утырткан булган.

Көзнең бүгенгедәй матур көннәрендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре шуларны уру белән мәшгуль. Аеруча уңганнар бу атнада кукуруз уруны тәмамларга җыена.

Ә менә көнбагышны орлыкка алып бетерү өчен "Союз-Агро" җәмгыятенә бераз көтәргә туры киләчәк. Ник дигәндә, май сыгу нияте белән үстерелгән культурага урыр алдыннан махсус сыекча белән эшкәртергә, аннары берничә көн көтәргә кирәк. Шунлыктан әлеге процесс бераз сузылучан. Тик авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бу бер дә хафага салмый, чөнки барлык эшләр дә план буенча бара. Бүген бөртеккә үстерелгән көнбагышның 700 гектар чамасы гына кала.

Рәдифә НОГМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса