Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәттә уракка төшәргә җыеналар [+ФОТОЛАР]

Авылларда кызу печән өсте тәмамланып килә. Озак вакыт яңгырлары белән куркытып торса да, һава торышы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә, ниһаять, йөз белән борылды. Атна-ун көн эчендә әлмәтлеләр кышка җитәрлек азык күләмен әзерләп бетерә дә язганнар.

Азык әзерләүгә авыл хезмәтчәнәре гомер-гомергә сабантуйдан соң керешә иде. Быел югарыдан милли бәйрәм 3-4 атнага күчерелгәч тә, шуны хуплагандай табигать тә эшләрне кичектерде - белгечләр печәннең дә, игеннәрнең дә өлгергәнлеге узган ел белән чагыштырганда төгәл 3-4 антага соңаруына гаҗәпләнә. Табигатькә каршы барып булмый, аңа карап кына сыйфаты үзгәрми - киресенчә, дым белән туенган басуларда печән быел күкрәп үсте, дип куана авыл хуҗалыгы белгечләре.

- Асылда, сенаж үлән башакка киткәнче үк салынырга тиеш. Сенажны бер атна эчендә барлык шартларын туры китереп әзерли алсаң - ә бу инде тиешле консервантларны да куллану дигән сүз, кышын сөт күзгә күренеп артачак. Әгәр дә соңга калсаң, малларга алтын салган очракта да җитештерү күрсәткечләрен яхшыртып булмаячак, - ди Әлмәт районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек өлкәсе буенча консультанты Илшат Фәтхетдинов.

Район хуҗалыкларында азык культураларының гомуми мәйданы 22 мең гектар тәшкил итә, шул исәптән техник культуралар - 5200 га. Малларны уңышлы кышлату өчен бер шартлы терлек башына 25 центнер азык әзерләргә кирәк. 20 июльгә алынган мәгълүматлар буенча бүген аның күләме 14,4 центнер тәшкил итә.

- Бүген хуҗалыклар 8000 тонна печән, 36450 тонна сенаж әзерләде. Шулай итеп хезмәтчәннәр план буенча тиеш булган азык күләменең 90% арттырып җибәрде. Һава торышы тагын берничә көн үзгәрешсез торса, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан билгеләнгән вакытта печән әзерләүне тәмамларбыз дип торабыз, - ди районның ведомство начальнигы Наил Усманов.

Азык әзерләү ни дәрәҗәдә актив барса, бөртекле культураларны суктыру да шул дәрәҗәдә узар ди белгечләр. Ә уракка төшәргә нибары 2 атна гына калып бара.

Бүген урып-җыюга төшү өчен барк мөмкинлекләр дә тудырылган. Техника тулысынча әзер, ягулык һәм кадрлар мәсьләсе хәл ителгән. Игеннең өлгерүен 98 берәмлек комбайн көтеп тора, шуларның 10 сы - механикалаштырылган отрядныкы.

Рәдифә Ногманова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса