Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәттә терлекчелекне үстерүгә, гаилә фермалары төзүгә аеруча зур игътибар бирелә

Әлмәт нефть төбәге булса да, авыл хуҗалыгы да төп тармаклардан исәпләнә. Терлекчелекне үстерүгә, гаилә фермалары төзүгә аеруча зур игътибар бирелә.

Узган ел азагында Яңа Михайловка авылында яңартылган товарлыклы сөтчелек фермасы ачылуны да әлеге максатчан эшнең нәтиҗәсе дияргә була.

Әле кайчан гына 10 миллион сумга якын бурычы булган "Яңа Михайловка" ҖЧҖ зыянга эшли иде. Бүген исә биредә хәлләр бөтенләй башкача. Чаллыдан килгән инвестор Тигран Татевосян җиң сызганып эшкә керешкән. Хуҗалыкта ит-сөт җитештерү, ит эшкәртү, иген үстерүгә өстенлек бирелә. Эшләүчеләр саны да ике тапкырга диярлек арткан һәм бүген алар 36 кеше тәшкил итә. Уртача эш хакы 13 мең сумга кадәр күтәрелгән. Дөрес, язгы чәчү һәм урып-җыю чорында читтән эшче куллар да җәлеп ителә.
Хуҗалыкның 1329 гектар мәйдан җире бар. Инвестор әйтүенчә, бу тиешле күләмдә бөртек һәм терлек азыгы белән тәэмин ителү өчен җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Узган ел 1230 тонна бөртек, 795 тонна бәрәңге җыеп алынган, 176 тонна пе-чән, 1320 тонна сенаж, 188 тонна салам әзерләнгән. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны ел азагына 476га җиткерелгән. Аларның 100 башы савым сыер. Ел дәвамында 91 бозау алынган. Планнары - 2013 елда мөгезле эре терлекләрне 60, шул исәптән савым сыерларны 300 башка арттыру.
Әлбәттә, чыгымнар да күп. "Россельхозбанк"тан алынган 28788 мең сумның 16500 мең сумы сыер фермасын реконструкцияләүгә, калганы нәселле таналар алуга юнәлтелгән. Бюджеттан кергән 1,5 миллион сумга сөтүткәргеч сатып алынган һәм башкаларга тотылган. Кыскасы, эшчәнлекне тиешенчә, табыш бирерлек итеп җәелдерү өчен төрле формалардан файдаланыла.
Шушы ук көнне Яңа Михайловкада район башлыгы Мәҗит Салихов авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре һәм белгечләре белән узган елга нәтиҗә ясауга һәм быелга бурычлар билгеләүгә багышланган семинар-киңәшмә үткәрде.
Л. Сәхапова
район башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250