Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәтнең “Яшелчә үзәне”ндә эш кайный

Районның яшелчә плантацияләрендә пекин кәбестәсе утырту тулы көченә бара.

Белгечләр фикеренчә, сезон дәвамында аны ике тапкыр утыртып, уңыш җыярга мөмкин булачак. Икенчесен июль ахырында, беренче уңышны җыеп алганнан соң утырту күздә тотыла.

- Әлеге культура өчен 4 гектар мәйдан бүлдек. Янәшәдә генә кабак (1га), цуккини ташкабагы (2,5 га), кызыл чөгендер (4 га), укроп (2 га) чәчтек. Июнь урталарына кадәр 7,5 га җиргә яшелчәләр утырту планлаштырыла, - ди "Деревня" кооперативы рәисе Никола Иветич. Киләсе елга исә ассортиментны да арттырырга ("черри" помидоры, болгар борычы да булачак), мәйданнарны да киңәйтергә исәп тота алар.

- 30 ел элек нәкъ шушы басуда яшелчәләр үстергәннәр. Шуңа да 400 га алып торган бу мәйданны "Яшелчә үзәне" проекты өчен иң яхшы җир дип сайладык. Су сибү җайланган, фермерларга заманча техника, гаражлар, бокслар, яшелчә саклау урыннары бирелә, шулай ук 200 кешегә исәпләнгән тулай торак та бар, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Наил Усманов.

Ул шулай ук биредә үстерелгән яшелчәләрнең Әлмәт мәктәпләренә, балалар бакчаларына, социаль учреждениеләргә озатылачагын әйтте.

Проектта теләге булган һәр фермер катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса