Әлмәтнең "Җиләкле үзән"ендә җиләк өлгерде [+ФОТОЛАР]
"Җиләкле үзән"дә беренче уңыш өлгерде.
Ямаш авылы янындагы 22 га мәйданда җырлый-җырлый җиләк җыялар. Плантация зурлыгы буенча FIFAның 31 футбол кыры кадәр! Быел биредә 10 000 000 шт җиләк җыярга ниятлиләр.
Хәзерге вакытта 30 дан 100 гә кадәр кеше җиләк җыюга җәлеп ителгән. Аеруча Ямаш, Рус Акташында яшәүчеләр уңыш җыю белән мәшгуль.
Сатып алырга теләүчеләр күп дип белдерә, фермерлар. Татлы, баллы җиләктән авыз итәргә теләүчеләр +7 987 002 08 08 телефоны буенча элемтәгә керә ала.
Быел шулай ук карлыган да мул булыр дип көтелә: 15 тонна! 67 га мәйданлы карлыган бакчасына узган ел нигез салынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа