Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт күгендә квадрокоптерлар очачак

Татарстанның сигез районында, шул исәптән Әлмәттә дә квадрокоптерларны куллануга кертергә җыеналар.

Бу аппаратларны районнарга тапшырганнар инде. Алар ярдәмендә кошлар оча торган биеклектән авыл хуҗалыгы җирләрен фотога һәм видеога төшереп, авыл хуҗалыгы производствосы этапларынпланлаштырып һәм аларга контрольлек итеп булачак. Зур радиус аркасында ул гаять зур территорияләргә мониторинг үткәрү мөмкинлеге бирәчәк.

Квадрокоптерлар һәркайда уңышлы кулланылыр һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең дә, технологларының да алыштыргысыз ярдәмчесенә әверелер дип ышанабыз, ди ТР авыл хуҗалыгы министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса