Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт басуларның 30 проценттан артыгында бөртеклеләр җыеп алынган

Икмәк булса, җыр да була. 31 августта калабыз юбилейлар билгеләп үтәчәк. Аңа кадәр дә төрле мәдәни чаралар, төбәк үсешенә фидакарь хезмәт куйган ветераннарны хөрмәтләүләр, очрашулар узачак.

Мәртәбәле юбилейлар игътибар үзәгендә. Ләкин икмәк булмаса, бу бәйрәмнәрнең шатлыгы-сөенече тулы булмас. Урып-җыю барышы белән танышып йөргәндә төбәк башлыгы да шуны ассызыклады.

Район кырларында 2013 ел уңышын югалтуларсыз җыю өчен көрәш дәвам итә. Яңгырлар эш темпын киметсә дә, игенчеләр санаулы көннәрнең һәр минуты кадерле икәнен аңлап эшли. Басуларның 30 проценттан артыгында бөртеклеләр җыеп алынган инде. Республика җитәкчелеге көн саен кырлардан уңышның ким дигәндә 5 процентын алу бурычын куя. Әлегә ул гектарыннан 25-30 центнер чыкты. Уҗым уңышыннан сабан ашлыгына күчү бу күрсәткечләрне бераз киметте.

Мәҗит Салихов "Уңыш-2013" кампаниясе барышы белән танышуны "Сосновка"дан башлады. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренчә, уҗым арышының һәр гектарыннан 20 ц уңыш алганнар. Сабан ашлыгын суктыруга бер атна элек керешкәннәр. Аның яртысы басулардан җыелган да инде.

- Коры елларда солы үзен аклый. Аннан соң иртә чәчү дә отышлы. Солыдан гектарына 20-25 ц алырга планлаштырабыз. Бикәсаз авылы тирәсендәге ике басу проблемалы булды. Корылык бөртеклеләрне күтәрмәде, яңгырлар башлангач, чүп үләннәр баш калкытты. Аны терлек азыгына җибәрәсе булыр. Җирен эшкәртеп, 15 августтан уҗым чәчүгә керешергә исәп. Бүгенгә бер мең тонна сенаж салынды. Тагын шул күләмдә әзерләячәкбез. Моннан тыш 600 тонна салам кайтарылды. Икмәк кабул итү пунктына 280 тонна икмәк тапшыру планын да, пайчылар белән алыш-биреш өчен дә ашлык җитәчәк, - диде җитәкче Расих Гайнетдинов.

Танышуның чираттагы пункты - "Чишмә" хуҗалыгы. Җитәкчесе Александр Горохов белдергәнчә, хуҗалыкта 750 га бөртеклеләр, 1200 га азык культуралары игелгән. "Чишмә" лидерлар исемлеген әйди. Дөрес, уңыш күләме буенча түгел, ә суктырылган мәйданнары 50 проценттан артык.

- Уңыш түбән быел. Августка кадәр бу кырларда яңгыр таммады да. Сабан ашлыгыннан уңыш 10-12 центнердан артмас. Бодайдан күбрәк чыкмасмы дип торабыз. Зур көч куелган иде югыйсә: механизаторлар тырышлыгы да, ул ашлама кертү булсын, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү... 200 тонна лизинг бурычын, төбәк резерв фондына 140 тоннаны капларбыз, анысы.

Сүз уңаенда, төбәкнең иң тырыш, алдынгы механизаторлары биредә эшли: Николай Майоров (нефтьчеләрнең сервис компаниясе эшчесе 36 ел инде җәйге ялын кыр корабында уздыра) һәм Виталий Филюшин. Соңгысының өс-башы журналистларны аеруча кызыксындырды. Офис хезмәткәренә хас пөхтәлек: аксыл күлмәгенә кер кунмаган. Эссе көндә тузанда эшли димәссең. "Минем имидж шундый», - диде механизатор безнең соклануга каршы.

Токарликов исемендәге җәмгыять кырларында да кызу чор. Кояшлы көннең һәр минуты кадерле. Шуңа күрә дә хуҗалыкның 15 комбайнчысы район җитәкчесе кулыннан акча сертификатларын һәм Рәхмәт хатын узып барышлый гына, комбайнын сүндереп тә тормыйча кабул итте. Махсус премияләрне иң күп алучылар "Токарликов"та. Бу сезонда гына да 100 ләп сертификат тапшырылган. Хәтерләсәгез, беренче норманы үтәгән комбайнчы 500, икенчесенә 700, өченчесенә 1000, чираттагылары өчен 1500 сумга ия була. Дөрес, алар махсус премия өчен тырышмый. Хезмәтеннән тәм табучылар утыра комбайн штурвалы артына.

- "СМП-Нефтегаз"да машинист булып эшлим. Бу хуҗалыкта 3 ел урып-җыюда катнашам. Хезмәтне премия белән өстәмә бәяләүләре күңелле, әлбәттә. Узган ел да хөрмәтләгәннәр иде. Менә быел да... Һава торышы бозылмаса, техника "көйсезләнмәсә", сәламәт булсак тагын да булыр, - дип мөнәсәбәтен белдерде Александр Буливанов.

Ул көнне район җитәкчесе шулай ук "Кләмәнтәй", "Союз-Агро", "Беренче май" хуҗалыклары кырларында булды.

Ләйләгөл Минаева

Виталий Филюшин, "Чишмә" хуҗалыгы комбайнчысы: Мин авыл хуҗалыгында балачагымннан ук эшлим. Комбайнда исә 6 нчы сезон. Икмәк үстерәбез. Аны бит көн саен ашыйбыз. Шуңа мин хезмәтем белән чиксез горурланам. Узган ел икмәк суктырудагы планны үтәгән өчен ике тапкыр акчалата премия алган идем. Быел да кимен куймаска исәп.

Ильвир Төхвәтуллин, Токарликов исемендәге ААҖ генераль директоры урынбасары: Яңгырсыз көннәрнең һәр мизгеле кадерле. Механизаторлар төшке ашка да 10 минутка гына туктала. Кырларның 50 процентыннан җыелды. Уҗым ашлыгын тулысынча төгәлләдек, бик аз гына борчак калды. Арпага төштек. Бу культураны "Агромастер" комплексы белән чәчкән идек. Корылык булды, ләкин уңыш бар. Хуҗалык кырларында 19 комбайн эшли. 7 механизатор "СМП-Нефтегаз" хезмәткәрләре, калганнары үзебезнекеләр. Егетләр тырыш.

Ринат Хәмдиев, "Беренче май" ҖЧҖ директоры: Яңгырга көенергә түгел, сөенергә кирәк. Тырышсаң булдырасың. Без урып-җыюны 10-12 көндә бетерербез дип ышанабыз. Уңыш төрле басуда төрлечә: 20 центнер чыкканы да бар, 15 не дә алабыз. Бу басуда 18 ц чыга. План буенча 270 тонна икмәк тапшырырга кирәк. 200 ен капладык инде. Лизинг бурычы юк. Ел саен техниканы яңартабыз. Узган ел комбайн алдык. Быел исә яңа тракторлы булдык. Шунсыз булмый. Фән буенча 5 августтан уҗымга керешергә мөмкин. Бүгенге көндә без бу эшне башладык. Ике агрегат чәчү белән мәшгуль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250