Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Күмәк эш нәтиҗәле була

Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар, һичшиксез, хөрмәткә лаек. Әлеге өлкәдә бары тик чын мәгънәсендә җиргә гашыйк кешеләр генә эшли ала.

Көнне төнгә ялгап, уңыш җыючылар, кышкы суыкларда терлекләрнең саулыгын һәм көрлеген кайгыртучылар, халыкны азык-төлек продукциясе белән тәэмин итүчеләр да алар. Әлмәт җирлегендә эшчәнлекләрен уңышлы алып баручы абруйлы хуҗалыклар һәм авыл хезмәтчәннәре турында язуыбызны дәвам итәбез. Бүген без районыбызның тотрыклы хуҗалыкларының берсе булган "Чулпан" җәмгыятендә кунакта.
Бишмунча авылы тырыш һәм булдыклы кешеләре, гүзәл табигате белән үзенә җәлеп итә. Бәлки шуңа күрәдер, туган җирләреннән белем эстәргә дип чыгып киткән яшьләр дә җәйге чорда авылга кайтырга ашкына. "Чулпан" җәмгыятенең җитәкчесе Минфаяз Фазыл улы Илалов ел да уңыш җыю чорында әти-әниләре белән берлектә эшләүче яшьләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
- Мондый гаиләләргә сокланмый мөмкин түгел. Урып-җыю кампаниясе барышында быел да матур итеп, гөрләтеп эшләделәр. Марат Мостафин кызы Миләүшә белән "Нью-Холланд"комбайнында, Шамил Әлимов улы Ранил белән "Енисей" комбайнында уңыш җыйдылар. Алар белән берлектә Равил Зарипов, Эльвир Мөбәрәкшин, Мөнир Шәяхмәтов тырышып хезмәт куйдылар. Икмәк быел җитәрлек күләмдә җыеп алынды. Орлыкка 5700 центнер бөртекле әзерләп калдырылды. Шуны да әйтеп узарга кирәк, районда без беренчеләрдән булып бөртеклеләрнең "Экада-70" һәм "Маргарита" элиталы сортларын чәчеп үстереп, хуҗалыклар арасында тарату эшен башлап җибәрдек. Гадәтиләреннән аермалы буларак, әлеге орлыкларның клейковинасы да күбрәк, авыруларга каршы торучанлыгы да күпкә югары. Бу уңайдан безгә төрле яклап ярдәм күрсәткән район җитәкчелегенә рәхмәтебезне юллыйсыбыз килә.
"Чулпан" җәмгыятенең җирләре 4572 гектар мәйданны алып тора, шуның 3713 гектары сөрүлекләргә туры килә. Бөртекле культуралар быел 1750 гектарда чәчелгән иде. Уңыш җыюга 18 июльдә керештек һәм нәкъ бер ай эчендә күмәк рәвештә тәмамладык та. Бөртекле культуралар җыю белән беррәттән терлек азыгы әзерләү белән дә мәшгуль булдык. Хуҗалыкта бүген 1200 баш мөгезле эре терлек исәптә тора. Аларны уңышлы гына кышлатып чыгару өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыштык. 4060 центнер печән әзерләп, бүгенге көндә 8880 центнер сенаж салдык (планда 19840 центнер), силос әзерләү дәвам итә, планда - 24920 центнер. Салам 17 000 центнерны, ә фураж 5000 центнерны тәшкил итте. Шулай итеп 25495 центнер азык берәмлеге әзерләнде. Бу бер баш малкайга 29 центнер туры килә дигән сүз. Терлекләрне ашлы итүчеләрдән Радик Заһидуллин, Ильмир Гыйләҗев, Марат Мостафиннарның исемнәрен телгә алып узасы килә. Рәхмәт сезгә, егетләр! Шушы егетләр әзерләгән азыкларны ашаган сыерларыбыз сөтне тагын да мулрак бирә башларлар дип өметләнәбез. Көнлек сөт 1732 килограммны тәшкил итә, бер сыерга 5,8 килограмм туры килә. Әлбәттә, савымны арттыру буенча эшләргә кирәк әле. Савымчыларыбыз Зөлфия Нәбиуллина, Венера Яминова, Маһинур Нуриәхмәтова, Лилия Рәхмәтуллина, терлекчеләр - Лариса Харисова, Гөлнара Зәйнакова, Гадилә Хәлфиева - барысы да үз эшләренең осталары. Аларның эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк итү максатыннан чыгып, фермада уңайлыклар тудырырга тырышабыз. Сөт үткәргечләр, терлек азыгы тараткычлар урнаштырдык, сыер торакларына ремонтлар ясадык һәм башка төр эшләрне башкардык.
Хәзерге вакытта көзге кыр эшләре уңышлы гына дәвам итә. Әлеге уңайдан Минвәли Солтановка, Хамис Гыйниятуллинга, Илдар Хисмәтуллинга, Вадим Курмаевка эшләрендә уңышлар теләп каласы килә, - дигән теләкләрен юллады Минфаяз Фазылович.
Әйе, чыннан да фидакарьләр җитәрлек "Чулпан" хуҗалыгында. Шулай да иң беренче чиратта әлеге хезмәткәрләрне туплап, аларны кызыксындыра алган җитәкченең эшчәнлеге бәяләп бетергесез. Чирмешән районы Кара Чишмә авылында туып үскән Минфаяз Илаловны язмыш Бишмунча якларына 1986 елда алып килгән. Бүген исә инде ул үзен гомер буе шушында яшәгәндәй хис итә. Тормыш иптәше Светлана белән матур гаилә корып яшиләр алар. Язмыш сынауларына дучар ителсәләр дә, сынатырга, бирешергә уйламыйлар. "Чулпан" җәмгыяте директоры вазифаларын әле бер ел ярымнан артыграк вакыт башкаруына карамастан, нәтиҗәле эшчәнлек күз алдында.
- Эш-мәшәкатьләр белән гомер узганы сизелми, кайгы-хәсрәтләр басыла, алдагы көн белән яшәү теләге уяна. Авыл хуҗалыгы тармагын энәсеннән җебенә кадәр беләм димәсәм дә, бу өлкәдә үзем тарафыннан тупланган тәҗрибәне кулланырга тырышам, отышлы заманча алымнарга да өстенлек бирәм. Бүгенге көндә кадрлар мәсьәләсе кискен тора. Төп игътибарны нәкъ менә шуңа юнәлдерергә кирәк, дип уйлыйм. Дәүләт авыл хуҗалыгы тармагына йөз белән борылды, район җитәкчелегенең ярдәмен даими тоябыз - болар барысы да киләчәккә өмет уята, - ди хуҗалык җитәкчесе.
Без дә үз чиратыбызда "Чулпан" җәмгыятенә уңышлы эшчәнлек, хезмәткәрләренә исәнлек-саулык һәм иң мөһиме - тотрыклылык теләп калабыз.

Резеда Исмәгыйлева
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250