Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәттә гаилә фермасы хезмәткәрләре өйле булачак

- Ил­не как­шат­мас итү өчен бе­рен­че чи­рат­та авыл нык­лы бу­лыр­га ти­еш, - дип са­ный Мө­гез­ле Ел­га авы­лын­да яшәү­че фер­мер Рә­ис Са­фиул­лин.

- Әле­ге ха­кый­кать­не аң­ла­ган хө­кү­мәт җи­тәк­че­ле­ге соң­гы ел­лар­да авыл ху­җа­лы­гын иң өс­тен­лек­ле юнә­леш­ләр­нең бер­се­нә әве­рел­де­реп, биг­рәк тә кеч­ке­нә ху­җа­лык­лар, га­и­лә фер­ма­ла­ры­ның үсе­ше­нә зур игъ­ти­бар би­рә.

Рә­ис Са­фиул­лин кай­чан­дыр гөр­ләп тор­ган "Дус­лык" сов­хо­зы­ның ди­рек­то­ры бул­ган. Ул ва­кыт­лар­да 114 га фер­мер­лык җир­лә­ре рәс­ми­ләш­те­ре­лә. Сов­хоз тар­кал­гач, авыл ке­ше­лә­ре үз­лә­ре­нең дә пай җир­лә­рен арен­да­га алу­ла­рын со­рап аңа мө­рә­җә­гать итә­ләр. Шу­лай итеп, фер­мер­ның го­му­ми җир­лә­ре 1132 га тәш­кил итә. Ки­ле­шү­дә ка­рал­ган­ча, пай­щик­лар­ның бак­ча­ла­рын сө­рү, аш­лык, пе­чән би­рү та­лә­бе үтә­леп килә.

Мө­гез­ле Ел­га авы­лын­да­гы ху­җа­лык шак­тый зур. Соң­гы ел­лар­да гы­на таш­ла­ма­лы кре­дит­лар алып 4 бе­рәм­лек тех­ни­ка ал­ган­нар, нефть­че­ләр­нең дә яр­дә­мен да­и­ми то­еп яшиләр би­редә.

Авыл ху­җа­лы­гы предп­ри­я­ти­е­сен бер иген­че­лек бе­лән ге­нә ал­га җи­бә­реп бул­мый. Мо­ны элек­ке­ге сов­хоз ди­рек­то­ры ях­шы бе­лә. Чөн­ки ик­мәк­кә бә­я­ләр бер ел­ны юга­ры бул­са, икен­че ел­ны тү­бән. Шу­ңа күрә дә тер­лек­че­леккә өс­тен­лек би­рергә кирәк.

- "Тат­нефть" ААҖ 30 баш тер­леккә исәп­лән­гән ме­талл кар­кас бир­де, - ди Рә­ис Са­фиул­лин. - Му­ни­ци­па­ли­тет та­ра­фын­нан да уз­ган ел 330 мең сум­лык мат­ди яр­дәм күр­сә­тел­де. Әле­ге ак­ча­лар­га 70 да­нә па­нель ал­дык. Дәү­ләт йөз бе­лән бо­рыл­ма­ган­да, яр­дәм ит­мә­гән­дә, ин­де тар­ка­ла бар­ган авыл­ны тор­гы­зып бул­ма­я­ча­гы көн ке­бек ачык.

Бү­ген Са­фиул­лин­ның га­и­лә фер­ма­сын­да 26 баш мө­гез­ле эре тер­лек, ике ат бар. Исә­бе - ит җи­теш­те­рү. Эко­ло­гик як­тан чис­та про­дук­ци­я­не са­тып алу­чы та­бы­лу­ы­на ыша­ны­чы зур. Фер­ма­да­гы эш­ләр бе­раз­га тук­та­лып тор­ган, ху­җа­лык­ка, бе­рен­че чи­рат­та, яз­гы кыр эш­лә­рен үз­ва­кы­тын­да тә­мам­лау за­рур.

Ис­ке Ми­хай­лов­ка авы­лы баш­лы­гы Ра­мил Фәт­та­хов сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, авыл­да 6 фер­мер бар. Авыл ке­ше­лә­рен эш урын­на­ры бе­лән тәэ­мин итү­дә алар бер­дән­бер чы­га­нак. 40 баш­ка исәп­лән­гән га­и­лә фер­ма­сын­да та­гын бер­ни­чә ке­ше эш­ле бу­ла­чак әле. Нәкъ ме­нә би­редә эш­ләү­че­ләр­гә дип зур бул­ма­са да, өй дә өл­гер­теп ки­лә­ләр.

Фәр­дия Хә­сә­но­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250