Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Гаилә фермаларын оештыру дәвам итә

Ел тәмамланып килә. "Гаилә фермаларын үстерү" республика программасының агымдагы елда ни рәвешле тормышка ашырылуына да йомгак ясар чак җитте.

Үткән атнаның пәнҗешәмбесендә башкарма комитетта район башкарма комитеты җитәкчесе М.Х.Салихов рәислегендә булып узган чираттагы киңәшмәдә программада катнашучыларның эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.
"Гаилә фермаларын үстерү" программасы буенча оештырылган 13 ферманың 9ы инде уңышлы гына эшләп килә. Мәҗит Хаҗипович әлеге фермалар арасыннан икесен республика дәрәҗәсенә чыгару зарурлыгын ассызыклады. Башкарма комитет җитәкчесенең авыл җирлекләре белән элемтә буенча урынбасары А.И.Грушин бу уңайдан Н.Малышевның фермасын үрнәк мисал буларак китерде. Биредә төзекләндерү һәм җиһазлар урнаштыруга 20 миллионлап акча салынган. Шуны да билгеләп китәргә кирәк, эшмәкәр әлеге акчаларга отчетын лаеклы итеп тапшырган. Смета тулысы белән канәгатьләндерелгән. Гомумән алганда биредә туксан процентлап эш башкарылган инде дип әйтергә була. Эшмәкәр Елистратовның умарталыгы, Камаловның кәҗәләр фермасы да уңай фикерләр генә калдыра. В.Ипатьевның фермерлар бистәсендә дә эшләр нәтиҗәле генә дәвам итә. И.Даутовның икенче фермасына янкорма төзү тәмамланып килә. Ә менә Э.Зариповның теплицасына газ кертү мәсьәләсе әле дә чишелеп бетмәгән. Бүгенге көндә эшмәкәр куллануга ризалык документларын рәсмиләштерү белән мәшгуль. Эшмәкәр Миннекәевнең җир рәсмиләштерү барышында проблемалары килеп туган. Электр энергиясе үткәрүдә дә четерекле мәсьәләне чишү юлларын эзләп табасы бар. Н.Маннаповның да шушы уңайдан сораулары бар булып чыкты. М.Х.Салихов эшмәкәрләрнең булган проблемаларын чишүдә барлык службаларны да бердәм рәвештә теләктәшлек күрсәтергә чакырды. Шул ук вакытта фермерларның үзләренә актив булырга, документларны рәсмиләштерүне озын-озакка сузмаска кирәклеген искә төшерде.
Терлек үрчетү һәм башка өлкәләрдә эшчәнлекләрен җәелдереп җибәргән хуҗалыкларга башкарма комитетның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре фермаларының рентабельле булуын контрольдә тоту өчен файдалы киңәшләрен бирделәр.
М.Х.Салихов киңәшмәгә йомгак ясап, "Гаилә фермаларын үстерү" программасын Әлмәт җирлегендә алга таба да үстерү күздә тотылуын, республика буенча һәрбер районга 30лап ферма оештырырга туры киләчәген бәян итте.
Р.ИСМӘГЫЙЛЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса