Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бишмунча сыерлары заманча фермада тәрбияләнәчәк

Фермерлык эшенә баштанаяк чумган Әлфия Слесарева күңел өчен генә башлаган эшен гомерлек итмәкче.

Моннан дүрт ел элек Әлмәттә танылган Әлфия Слесарева якыннары белән бергәләп гаилә фермасы төзүгә керешә. Бишмунча авылының "Чулпан" хуҗалыгыннан ташландык фермаларны сатып алып тергезүдән башлыйлар эшне.

- Безнең максат кош-корт асрап карау иде. Үзебез өчен генә диеп сыер да алырга булдык. Нәтиҗәдә бу эш тулысы белән бөтен гаиләбезне дә үзенә "йотты", - ди хуҗабикә ханым.

Хәзерге вакытта Слесаревларның биләмәсе 6 гектардан чак кына артык. Биредә 2000 каз, үрдәк, тавык асрарлык фермалар, эшчеләр өчен торак йортлар, ашханә, кунак йорты һәм башка уңайлыклар бар.

- Авыл кешесе буларак, шәһәрдә эшләгәндә дә мал-туарсыз тормадык. Шуңа күрә мондый матур урыннан китәсе килмичә, тулысынча гаилә бизнесыбызны сатып, биредә төпләндек. Эшләребез гөрләп бара, авыл җирендә дә эшләсәң рәхәтләнеп яшәргә була, - ди Әлфия Слесарева.

Бүген-иртәгә фермерларның йөз башка исәпләнгән югары технологияле заманча фермасы төзелеп бетәргә тора. Биредә барысы да замана таләпләренә туры килерлек итеп яраклаштырылган. Шулай итеп тиздән аларның сыерлары "элиталы" фермада яши башларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса