Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Акча санаганны һәм эшли белгәннәрне ярата

Яңа заман, һичшиксез, яңача яшәү генә түгел, яңача уйлауны да таләп итә. Тиктомалдан беркемгә дә бернәрсә дә бирелми. Кем дә булса дәүләт ярдәменә өмет итә икән - рәхим ит, тик башта моңа лаеклы икәнеңне хезмәтең белән исбатла.

Мисал өчен, бүген Татарстан һәм Россия казналарыннан субсидия алу өчен мөгезле эре терлек санын арттыру, даими рәвештә үрчем алу, сыйфатлы сөт саву яисә чәчүлек мәйданнарның уңдырышлылыгын арттыру өстендә эшләү дә җитә. Нәтиҗәдә отыш икеләтә: табигый керем арта, дәүләттән акча кайта.
Шулай итеп, агымдагы елда гына да Әлмәт районы хуҗалыкларына төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 158 млн күләмендә акча килгән. 2014 елда бу сан төп-төгәл 40% ка ким булып, 112 млн сум тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса