Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

ЖИЛЬ АПАП Әлмәткә килә

LA PRIMAVERA белән ЖИЛЬ АПАП Татарстан буенча концерт турына юл тотачаклар.

Бу концерт - Казан оркестры белән искиткеч музыкантның иҗади дуслыгы дәвамы.
La Primavera белән Жиль Апап беренче тапкыр алдагы сезонның ачылу тантанасында бергә чыгыш ясадылар. Узган килүендә ул оркестрдан һәм тамашачылардан канәгать калган һәм бу юлы да чакыруны бик теләп кабул иткән.
Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге оркестр үзенең танылган кунагын Казанда, Түбән Камада, Әлмәттә һәм Иннополиста тәкъдим итәчәк.
Көнбатыш матбугат Жиль Апапны кыланышы һәм сәхнә читендә аяк селкетеп утырганы өчен "йолдыз-фетнәче" дип атый. Тамашачы белән сөйләшү өчен кинәт көйне туктатуы һәм башка бәйсезлекләр күрсәтүе аның сирәк таланты өчен гафу ителә.
Скрипкачы бу турыда "Мин тамашачыларны шаккатырырга омтылмыйм. Үземне тотышым һич тә шоу түгел, ә бу бары тик музыка гына", - дип сөйли.
Концертка билет бәясе 200-1200 сум.
Уздыру урыннары:
21 октябрь, 18.30 сәг. - Түбән Кама, С. Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятенең концертлар залы
22 октябрь, 17.00 сәг. - Иннополис, баш корпус залы
23 октябрь, 18.00 сәг. - Әлмәт, Татар дәүләт драма театры
24 октябрь, 18.00 сәг. - Бөгелмә, балалар музыка мәктәбенең концертлар залы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса