Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә саф һавада «Яшел Фитнес» тренировкалары башлана

27 июльдә «Яшел фитнес» проекты Әлмәт паркларында һәм скверларында көтеп алынган күнегүләрне башлап җибәрә.

Яшел фитнес - ул 25 спорт юнәлеше буенча саф һавада бушлай тренировкалар. Проект 63 шәһәрне һәм 3 илне берләштерде һәм үз географиясен киңәйтүне дәвам итә.

Инде быел ук проектны гамәлгә ашыру турындагы килешүгә 30 шәһәр һәм Россиянең 19 төбәге вәкилләре белән кул куелды. Тренировкаларга яше һәм физик үсешенә карамастан, барлык теләүчеләр дә кушыла ала.

Быел җәй Әлмәт халкын яңа тренировкалар программалары, уңайлы мәйданчыклар, уңайлы расписание көтә. Тренировкалар заманча шартларны исәпкә алып, барлык санитар нормаларны кулланып үткәреләчәк.

Чараның генераль партнеры - «Татнефть» компаниясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса