Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Ял көннәренә парк афишасы

7 август 13.00 Физкультурачы көненә багышланган спорт бәйрәме.


16.00 Ел йомгаклары буенча физик культура хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы. Күңел ачу программасы.

17.00 «Кояшлы җәй». Яшүсмерләр клублары катнашында концертлы-уен программасы.

18.00 «Иске дуслар очрашуы», ветераннар өчен программа.
19.00 «Биюле җомга - танцевальная пятница». Кләмәнтәй авыл Мәдәният йорты иҗат коллективы чуваш халык биюләрен тәкъдим итә.


8 август
11.00 «Сәламәтлек көне». «Татбурнефть» УК ҖЧҖнең кече Сабантуй элементлары һәм концерт программасы белән мәдәни-спорт бәйрәме.

13.00 «Борау очындагы нефть». «Татбурнефть» УК ҖЧҖнең үзешчән сәнгать осталары концерты.

17.00 «Без булдырабыз!» «Рухият» рухи яңарыш фондының «Сандугач сайрар илем» фестивалендә җиңүчеләр гала-концерты.

19.00 «Син бит минем бер генәм!» Татар эстрадасының популяр артисты Рамил Галимҗанов концерты.

20.30 «Кичке уен - вечерние посиделки». 80 нче еллар биюләре.

9 август
13.00 «Күңелле клоунада». Балалар өчен мавыктыргыч уеннар.

15.00 «Син һәм мин - бергә дус гаилә». Балалар өчен мәдәни-спорт программасы.

16.00 «Радуга» яшүсмерләр клубы кечкенә әлмәтлеләрне «Три поросенка» курчак спектакленә чакыра.

17.00 «Бу безнең йолдызлы сәгать!» Әлмәт шәһәре ветераннар хоры концерты.

18.00 Бию мәйданчыгында «Джинсовая вечеринка». «Ретро» вокаль-инструменталь ансамбле чакыра.

19.00 «Без татар егетләре». ТРның популяр татар эстрадасы төркеме «Айфара» чыгыш ясый.

20.30 «Кичке уен - вечерние посиделки». Идел буе халыклары биюләре.

Сезнең өчен эшли:
- аттракционнар, «Ассоль» кафесының күңел ачу үзәге, спорт мәйданчыклары, зур һәм кече теннис;
- сәүдә киосклары, шашлык, «Ассоль» кафесы.

Көн саен 21.00 сәгатьтә төсле-музыкаль шоу - «Фонтан сәгате».

Күңелле яллар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса