Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Түбән Мактама бистәсендә ВАКЫЙГА!

Хөрмәтле милләттәшләр! 14 апрель көнне 18 cәгатьтә Түбән Мактама бистәсендә вакыйга! Әлмәт театры артистлары сезне иң шәп спектакльләребезнең берсе - "Диләфрүзгә дүрт кияү" белән сөендерергә булдылар!

Комедиядә театрыбызның талантлы, өметле яшьләре катнаша. Алар арасында күпләрегез яратып өлгергән, ТНВ каналында Габдрахман Әпсәләмов романы буенча куелган "Ак чәчәкләр" фильмындагы төп рольләрнең берсен (Мансурны) уйнаган Динар Хөснетдинов да уйный. Спектаклебезгә рәхим итегез!

Билетлар Тубән Мактама Мәдәният сараенда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса