Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Шәһәргә бай ярминкә килә

15 ноябрьдә шәһәргә чын муллык бәйрәме килә. Сыйфатлы товарлар муллыгы, концерт! Катнашучылардан мастер-класслар! «Эссен» гипермаркеты янында (Ленин урамы, 128) 1000 квадрат метр мәйдан биләүче чатырда зур Бөтенроссия ярминкәсе узачак. Анда илебезнең төрле почмакларында җитештерелгән уникаль товарларны табып булачак.

Россиянең 20 төбәгеннән 70 тән артык катнашучы Әлмәткә үзенең тиңе булмаган продукциясен алып килә. Әлмәтлеләр өчен күргәзмә-сатуга иң яхшы товарлар куелачак.

Чын гурманнар өчен: Камчатка балыгы һәм диңгез ризыклары, Белоруссиядән колбасалар һәм төрледән-төрле ит эшләнмәләре, үлән чәйләре.

Тәмләткеч һәм тәм-том яратучылар өчен: гурманнарга аш тәмләткечләр, Алтайдан алып Абхазиягә кадәр – экологик яктан иң чиста төбәкләрдән китерелгән татлы бал, шулай ук киптерелгән җиләк-җимеш, чикләвекләр.

Мода буенча киенергә яратучылар өчен: Тамбовта эшләнгән трикотаж әйберләр, йон эшләнмәләр,Россия җитештерүчеләреннән өс һәм аяк киемнәре, текстиль, бәйләм һәм мех башлыклар, төрледән-төрле яулыклар, классика белән беррәттән эксклюзив модельле пәлтәләр һәм курткалар, затлы мехлар.

Ир-атлар өчен сунарчы киштәсе үз товарларын тәкъдим итә.

Бәяли белүчеләр өчен: табигый компонентлардан эшләнгән декоратив косметика, макробиотик боткалар, таулы Кырымнан шифалы үләннәр һәм җиләкләр.

15 ноябрьдән 19 ына кадәр Әлмәттә үтәчәк Бөтенроссия ярминкәсендә сез күрәчәк һәм бик теләп сатып алачак товарларның әле бу бик азы гына!

Ленин урамы, 128 адресы буенча («Эссен» гипермаркеты

янындагы чатыр) ярминкәгә ашыгыгыз!

Эш вакыты: 10.00 дән 19.00 сәгатькә кадәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса