Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Парк әлмәтлеләрне һәм шәһәребез кунакларын көтә!

Ялларга афиша.

14 август

9.00 «Нефтяник» газетасының балалар сәхифәсе хәбәрчеләре өчен мастер класс.

17.00 «Кояшлы җәй». Яшүсмерләр клублары катнашында концертлы-уен программасы.

19.00 «Театраль җомга». «Шаян тамаша» - Азнакай халык театрыннан сәхнәләштерелгән күренеш.

15 август

14.00 «Сәламәтлек көне». «ТМС-групп» УК ҖЧҖнең кече Сабантуй элементлары белән мәдәни-спорт бәйрәме.

16.00 «Минем яраткан нефть төбәгем». «ТМС-групп» УК ҖЧҖнең үзешчән сәнгать осталары концерты.

17.30 Фирузи Исфарински концерты. Музыкаль сәяхәт.

19.00 «Сезгә бәхет телибез». Яр Чаллы шәһәреннән популяр артист Федор Кузнецов һәм аның дуслары концерты.

20.30 «Кичке уен - вечерние посиделки». Гармун көенә биибез.

16 август

12.00 «Күңелле каникуллар». Балалар өчен мәдәни-спорт программасы.

13.00 «Минем яраткан парк». Яшь рәссамнар бәйгесе.

14.00 «Ишегалды бәйрәме». 9 Б ТОСы әлмәтлеләр өчен концертлы-уен программасы тәкъдим итә.

17.00 «Бу безнең йолдызлы сәгать». Әлмәт шәһәре ветераннар советының иҗади талантлары концерты. Әлмәт муниципаль районы ветераннары һәм пенсионерлары арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылган иҗат смотр-бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү.

18.00 «Ретро» вокаль-инструменталь ансамбле бию мәйданчыгына чакыра һәм биетә.

19.00 «Бәхетем син». ТР популяр татар эстрадасының «Эссе» төркеме концерты.

Сезнең өчен эшли:
- аттракционнар, «Ассоль» кафесының күңел ачу үзәге, спорт мәйданчыклары, зур һәм кече теннис;
- сәүдә киосклары, шашлык, «Ассоль» кафесы.

Көн саен 21.00 сәгатьтә төсле-музыкаль шоу - «Фонтан сәгате».

Күңелле яллар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса