Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

“Нефтяник” эстрада һәм спорт йолдызлары командасы белән уйнаячак

“Нефтяник” хоккей клубы җанатарлар өчен шәп бүләк әзерли.

16 гыйнвар көнне   “Нефтяник” танылган спортчылар, артистлар, җырчылар һәм комментаторлардан торган йолдызлы команда белән уйнаячак.

Безнең командага Александр Гуськов, Александр Степанов, Алексей Бадюков һәм Игорь Щадилов кебек танылган хоккейчылар каршы торачак. Аларның компаниясендә танылган артист Марат Бәшәров, җырчы Кирилл Андреев (“Иванушки” төркеме), музыкант Сергей Кристовский (“Уматурман” төркеме ) һәм Россия җыелма командасының элеккеге футболчысы Дмитрий Сычев та бар.

Әлеге йолдызлы команданың капитаны танылган хоккейчы, Олимпия уеннарының көмеш призеры, ике тапкыр дөнья чемпионы, ике тапкыр Гагарин Кубогы иясе, “Ак Барс”ның элеккеге капитаны  Алексей Морозов була.

Башлана - 18.30 сәгатьтә.

Урыны - “Юбилейный” спорт сарае.

Билетлар сатуга 11 гыйнварда чыгачак.

“Юбилейный” спорт сараеның касса телефоны: 44-20-93.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса