Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Нефтьчеләр көнендә Әлмәттә зур ачышлар, бәйрәм чаралары көтелә [+ АФИШАЛАР]

5 сентябрь көнне Әлмәт зурлап Нефтьчеләр көнен бәйрәм итәчәк.

Бу көнне шәһәребезгә Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның да килүе көтелә.

Бәйрәм чаралары "Дуслык" микрорайонында яңа балалар бакчасы ачу белән башланып китәчәк. Аннары Шевченко урамында 50 метрлы бассейнга капсула салу планлаштырыла. Әлмәтлеләр көтеп алган "Шәмсинур" скверында да бу көнне тантаналы чаралар узачак.

Шәһәр паркында кичке 6 да безнең өчен "Казан егетләре", Вәсилә Фәттахова, "Ямьле" төркеме, Язгөл, Ильнур Баязитов, Рузилә Бәдретдинова моңлы җырларын бүләк итәчәк.

"Нефтьче" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда исә яшьләр өчен Россиянең танылган "Lowa" төркеме чыгыш ясаячак. Кыскасы, күңелле булачак. Күрми калмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса