Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

"Музейлар төне-2020" онлайн форматта үтәчәк

16 майдан 17 майга каршы төндә зур мәдәни чара — Музейлар төне-2020 узачак.

Быелгы эпидемиологик  вәзгыятькә бәйле рәвештә Бөтенроссия акциясе онлайн-форматта узачак.

Анда Татарстанның йөздән артык музее катнашыр дип көтелә.

Программа үз эченә мастер-классларны, виртуаль күргәзмәләрне, марафоннарны, лекцияләрне, уен программаларын, әдәби-музыкаль кичәләрне, театральләштерелгән тамашаларны, концерт программаларын, шулай ук квест-уеннарын да ала.

Быелгы акциянең темасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Аның төп бурычы булып аудиториянең игътибарын музей коллекцияләренә, тематик чаралар ярдәмендә тарихка һәм мәдәни мираска җәлеп итү.

Балалар һәм өлкәннәр бу көнне өйдән чыкмыйча гына уникаль экспонатлар, һәм китап басмалары, сәнгать әсәрләре, Бөек Ватан сугышы һәм аның геройлары турында кызыклы фактлар белән таныша алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса