Әлмәт таңнары

Әлмәттә яшьләр иҗаты фестивале үтәчәк

10 июльдә 18.00 сәгатьтә Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркында яшьләр иҗаты фестивале старт ала.

Парк сәхнәсендә Әлмәтнең иң яхшы яшь башкаручылары һәм яшьләр коллективлары чыгыш ясаячак.

Фонтан янындагы мәйданчыкта «Осталар шәһәрчеге» урын алачак, анда квиллинг, карвинг, флористика, җимеш коктейльләре ясау, курчаклар, мастикадан фигуралар ясау, бисер, резинкалар белән үрү, гитарада уйнау, агачны уеп рәсем ясау, модульле оригами буенча мастер-класслар үтәчәк.

Сезне шулай ук башка кызыклы акцияләр һәм флэшмоблар көтә. Җомга кичендә паркка рәхим итегез!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: