Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә триатлон буенча Россия чемпионаты узачак

Район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ярышларның үзәге шәһәр күле булачак.

Нефть шәһәрендә ярышлар 7-10 августта узачак. Катнашучылар олимпия дистанциясен (1,5 км — йөзү, 40 км — велоузыш, 10 км — йөгерү) узарга тиеш.

Чемпионатны оештыручылар-Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, Россия триатлон Федерациясе һәм Татарстан Республикасы, Әлмәт районы башкарма комитеты.

Ярышларны турыдан-туры уздыру «Татарстан Республикасы триатлон Федерациясе» региональ иҗтимагый оешмасына һәм төп судьялар коллегиясенә йөкләнде. Триатлон буенча Россия чемпионаты триатлон буенча Европа чемпионатына сайлап алу булып тора.

Ярышлар расписаниесендә 7 августка түбәндәге эшләр каралган: рөхсәт комиссиясе эше, командалар вәкилләре белән ГСК киңәшмәсе, спортчылар белән онлайн режимда брифинг, старт пакетлары бирү.

Шимбә көнне, 8 августта 11.00 дән 11.40 га кадәр хатын-кызлар өчен транзит зонасы ачылачак, ул 11.50 сәгатьтә башлана. Ир-атлар өчен Старт 14.40 сәгатьтә биреләчәк. 16.00 сәгатьтә җиңүчеләрне бүләкләү булачак.

Якшәмбе көнне, 9 августта Россия чемпионатының эстафета командалары арасында ярышлар узачак. Эстафета 8.00 сәгатьтә башлана. Командаларны бүләкләү 10.30 сәгатьтә була.

Россия чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары медальләр һәм Россия Спорт министрлыгы дипломнары белән бүләкләнәчәк.

Россия чемпионатында җиңүчеләр Россия Спорт министрлыгының истәлекле призлары белән бүләкләнәчәк.

Җиңүче спортчыларның тренерлары медальләр һәм Россия Спорт министрлыгы дипломнары белән бүләкләнә.

Беренче урынны алган җиңүчеләр 40 000 сум, икенче урын өчен - 30 000 сум,өченче урын өчен — 20 000 сум акча алачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса