Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә “Снежность” хәйрия фестивале узачак

15 декабрь көнне Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында “Снежность” XVI балалар хәйрия театр фестивален ачу тантанасы уза.

Театраль марафонны Әлмәт районы  башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары  Андрей Подовалов һәм “Алнас” заводының башкарма директоры вазифаларын башкаручы Илдар Хәйруллин ачып җибәрә.

Әлмәттә фестиваль  “Триумф” продюсерлык үзәгенең 3D-графика һәм тере музыка белән үрелеп барган  “Алиса могҗизалар илендә” спектакленнән башланып китә. Моннан тыш, фестиваль кысаларында  нәфис сүз остасы Анна Боголюбская  һәм Ипполитов-Иванов исемендәге фортепиано квартеты башкарачак “Борынгы матур әкиятләр” спектакле һәм мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен Әлмәт интернат мәктәбе укучылары өчен махсус спектакль куячак.

2018 елда “Снежность” XVI балалар хәйрия театр фестивале кысаларында Россиянең 10 театр коллективы үз спектакльләрен 5 шәһәрдә тәкъдим итәчәк.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса