Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә "Рус классикасы" үтәчәк

Әлмәттә беренче тапкыр Югары хоккей лигасының мөһим чараларыннан берсе булган “Рус классикасы” уза.

Программа:

28 декабрь,  17.00 сәгатьтә Нефтьчеләр мәйданындагы шугалакта Югары хоккей лигасының “Рус классикасы” матчын театральләштерелгән  ачу тантанасы.

Театраль тамашадан без Кар патшалыгында хоккей  барлыкка килү тарихы белән таныша алачакбыз.

Театральләштерелгән  мультимедиалы проект тамашада  синхрон фигуралы шуу буенча Россия кубогы финалының көмеш призерлары булган “Зилант” командасы (“Авиатор” спорт мәктәбе), Россия кубогы финалының бронза призерлары булган  “Идел” командасы, Әлмәт балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе спортчылары, ишегалды хоккее командалары, Казан шәһәренең иҗат коллективлары, Кыш бабай белән Кар кызы, Буран һәм Кар бабай белән Ак аюлар да катнашачак.

Ачу тантанасыннан соң “СССР хоккее легендалары” командасының Әлмәт хоккее ветераннары белән иптәшләрчә матчы булачак.

29 декабрь көнне бозга “Нефтяник” һәм Нефтекамск шәһәренең “Торос” командалары чыгачак. Матч 17.00 сәгатьтә башлана.

Чакырылган кунак – “Дискотека Авария” төркеме.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса