Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә «Мәдәни мохит» яңартыла [+АФИША]

Әлмәтлеләр инде яратып өлгергән «Шәһәрдә мәдәни мохит» проекты янә старт ала.

Проект ландшафт иҗаты белән беррәттән әдәбият, музыка, сәнгатьне дә колачлый. Быелгы җәйгә бик эчтәлекле программа әзерләнгән. Проект кысаларында һәр шимбәдә шәһәрнең 9 мәйданчыгында (көненә якынча 6-7 мәйданчыкта) мәдәни-күңел ачу чаралары узачак. Болар - «Шәмсенур» паркы, «Яшьлек» скверы, «Әдәби ишегалды» скверы, Гагарин урамы, шәһәр күле, Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркы, Чехов урамы, Ленин мәйданы, музыкаль фонтан мәйданы. Аларда балалар өчен программалар, мәдәни-күңел ачу чаралары, рәссамнардан мастер-класслар, тере портрет,Әлмәт драма театры артистлары чыгышы, шәһәрнең спорт биюләре клублары коллективлары чыгышы, классик музыка концертлары, районның үзешчән сәнгатьтә катнашучылары концертлары, әдәби кичәләр, яшүсмерләр клублары чыгышы, спорт ярышлары һ.б. оештырылачак. Шулай ук «Мәдәни мохит» проекты кысаларында төрле юнәлештә, беренче чиратта урам театрлары фестивальләре үткәреләчәк. Барлыгы 100 дән артык чара уздыру планлаштырыла. Чаралар төрле булачак, һәркем күңеленә хуш килгәнен табачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса