Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә “Үлемсез полк”ның маршруты үзгәрә

Һәр елны Җиңү көнендә теләге булган һәр кеше Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының портретын тотып парадта катнаша ала

#волонтерыпобеды Бөтенроссия хәрәкәтенең Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Юлия Сергеева әйтүенә караганда, быел Әлмәттә #бессмертный_полк Бөтенроссия акциясе кысаларындагы шествиеның маршруты үзгәрә. Колонна Ленин урамы буйлап Нефтьчеләр мәйданыннан алып Ленин мәйданына кадәр үтәчәк. Шествиеда катнашучыларга 14.00 сәгатьтә Ленин урамында "Нефтьче" Мәдәният сарае янында җыелырга. Парадта катнашу өчен солдатның фоторәсеме белән плакат әзерләргә кирәк. Тәкъдим ителә торган зурлыгы 30га 40 см. Солдатның исем-фамилиясе, атасының исемен, яшәгән елларын күрсәтергә.
Шествиеда катнашу буенча сораулар туганда Яшьләр үзәгендә (Ленин урамы, 21) 22 нче кабинетка мөрәҗәгать итәргә яки 45-51-62 телефоны буенча шалтыратырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса