Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә "Коймаклы йөгерү" узачак

“Яшел фитнес” проектының кышкы сезонын оештыручылар язны бергәләп каршы алырга чакыра.

Бу уңайдан алар әлмәтлеләргә “Коймаклы йөгерү” дигән яңа спорт төрен тәкъдим итә. Коймаклы ярышлар 10 март көнне 11.30 сәгатьтә Нефтьчеләр мәйданында булачак.
Бу көнне бирегә килүчеләрне 4 категория буенча коймаклы йөгерүләр, коймак мәҗлесе, атларда һәм боланнарда йөрү кебек күңел ачу чаралары, шулай ук акчалата приз һәм бүләкләр көтә. Приз фонды 50 000 сум тәшкил итә.

Катнашучыларны теркәү 9 мартка кадәр түбәндәге сылтама буенча башкарыла: https://блинныйзабег.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса