Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә ит һәм табигый продуктлар фестивале узачак

20 майда Әлмәттә ит һәм табигый продуктлар фестивале узачак.

Әлеге гастрономия бәйрәме бездә икенче тапкыр оештырыла. Беренчесеннән аермалы буларак, бу юлы чара урамда - «Нефтьче» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда уза. Бу исә күңел ачу программасын киңәйтергә, гриль-зона булдырырга, балалар өчен уеннар оештырырга мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә республика районнарыннан 25 фермер фестивальдә катнашырга теләк белдергән. Сатуга куелачак товарлар төрлелеге белән җәлеп итә: сыр, ит деликатеслары, какланган, киптерелгән, ысланган һәм тере балык, күркә ите, био-йогурт, каймак, май һәм башкалар. Шулай ук сувенирлар да сәүдә рәтләрен тулыландырачак. Әйдәп баручы ресторан пешекчеләре иттән төрле ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар да вәгъдә итә. Фестиваль 10.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса