Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә автокүргәзмә һәм автойөреш оештырыла

Татарстан республикасында Машинатөзүчеләр көнен билгеләп үтү уңаеннан 8-13 октябрь көннәрендә машина төзелеше үзәкләре буенча автойөреш узачак.

Чараның максаты – Татарстанның машина төзелеше тармагы предприятиеләре эшчәнлеге турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру.

Һәрбер шәһәрдә 10.00 дән алып 14.00 сәгатькә кадәр Татарстанда җитештерелә яки җыела торган автомобильләрдән торган күргәзмә оештырылачак.

Шундый  күргәзмә  10 октябрь көнне Әлмәт шәһәренең “Нефтьче” Мәдәният сарае  каршындагы мәйданда да оештырыла. Бу көнне чарага килгән кунаклар Татарстанның машина төзелеше тармагы предприятиеләре эшчәнлеге белән таныша алачак. Моннан тыш, легендар КАМАЗ-мастер автомобиле кабинасында утырып, истәлеккә фотога төшергә дә мөмкин булачак.

Чара үз эченә түбәндәгеләрне ала:

– брендлы автомобильләрдән (автойөрештә катнашучы автомобильләр) торган күргәзмә;

–  тематик фотозона;

–  истәлекле бүләкләр өләшү;

– махсус экраннарда тематик видеороликлар күрсәтү.

 

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса