Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә арт-объектлар буенча экскурсияләр узачак

Алар ял көннәрендә бушлай уза.

17 октябрьдә 14.00 сәгатьтә өлкәннәр өчен экскурсия көтелә. Биредә йортларның фасадларында татар «Әлифба»сын күрергә мөмкин булачак. Экскурсияче шулай ук «Күкне реконструкцияләү» һәм «Әлмәт нардлары» эшләре турында да сөйләячәк. Сәяхәт «Ай һәм кояш» дип аталган эш янында тәмамланачак.

18 октябрьдә 13.00 сәгатьтә «Герой юлы» дип исемләнгән балалар экскурсиясе узачак. Кечкенә әлмәтлеләр «Алтын алмалар турында әкиятләр» дигән исемнең серен ачачаклар. Экскурсия "Җир" муралыннан башлана. Шулай ук сабыйлар "Әлифба" һәм "Биш чәйнек" дип аталган яңа муралны күрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса