Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәтлеләрне Яңа ел чыршысын ачу тантанасына чакыралар

21 декабрь көнне “Нефтьче” Мәдәният сарае каршындагы Үзәк Чыршыны ачу тантанасы була. Шәһәр халкын һәм килгән кунакларны башкала артистлары һәм җирле коллективларның чыгышларыннан торган театраль тамаша, Кыш бабай белән очрашу, бәйрәм фейерверкы һәм күңелле дискотека көтеп кала.

Мәйданчык махсус “йолдызлы күк” дигән асылмалы конструкция белән бизәлгән. Үзәктә затлы итеп киенгән Яңа ел чыршысы тора. Аның тирәли балалар өчен уен зоналары һәм таучыклар, болан йортлары урнашачак. Шулай ук биредә “яшел лабиринт”, махсус фотозоналар һәм “Минем иң яхшы һөнәрем” бәйгесенең арт-объектлары да урын ала.

19.00 сәгатьтә бәйрәм  фейрверкы була.

Бу мәйданчыкта Кыш бабайның өе дә урнашкан.  Теләге булган һәркем өчен  Кыш бабай белән фотога төшү мөмкинлеге бар. Шулай ук магнитка заказ бирү дә каралган. Фотоларны исә чыкканда алып булачак.  Кыш бабай өе  Яңа ел Чыршысы ачылган көннән алып 13 гыйнварга кадәр эшләячәк.

Моннан тыш, биредә “Кыш бабай почтасы” да бар. Рәсми ачылыштан соң әлмәтлеләр өчен һәркөнне кызыклы күңел ачу чаралары оештырылачак. Шул исәптән 10.00 нан алып  21.00 сәгатькә кадәр сәүдә павильоннары эшләячәк.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса