Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәтлеләрне киноконцертка чакыралар [+АФИША]

Балаларыгызны классик музыка сәнгате белән таныштырасыгыз киләме? Димәк, сезгә монда!

1 сентябрь көнне 15.00 һәм 19.00 сәгатьләрдә “Нефтьче” Мәдәният сараенда Disney «Фантазия» киноконцерты була. 

“Фантазия” киноконцерты сезнең хозурга классик әсәрләрнең симфоник оркестр башкаруында яңача яңгырашын һәм танылган рәссамнардан сихри анимация күренешләрен тәкъдим итә. Дөньякүләм танылган сәнгать әсәрләрен дирижер Евгений Афанасьев җитәкчелегендәге Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры башкарачак. Концерт программасы кысаларында 1940 һәм 2000 елгы классик фильмнардан өзекләр күрсәтелер дип көтелә. Концертның генераль партнеры – “Татнефть” компаниясе. 

Билетларны “Нефтьче” Мәдәният сарае кассаларыннан сорарга мөмкин. Өч яшькәчә балаларга керү бушлай.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса