Әлмәтлеләрне фотокүргәзмәгә чакыралар [+AФИША]
25 октябрь көнне әлмәтлеләр хозурына фотограф Асия Маликованың фотокүргәзмәсе тәкъдим ителә.
Әлеге күргәзмә Cаҗидә Сөләйманова исемендәге XIII әдәби премия тапшыру тантанасы кысаларында оештырыла. Аның фотоларында шагыйрәнең иҗат мотивлары чагылыш тапкан. Күргәзмә Әлмәт татар дәүләт драма театрында төгәл бер ай эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа