Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәтлеләрне джаз фестиваленә чакыралар

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 7 мартта Әлмәт джаз-клубының бишьеллыгына багышланган джаз фестивале узачак.

Әлеге бүләкне әлмәтлеләргә “Татнефть” Хәйрия фонды ясый.

Джаз очрашулары нефтьчеләр каласында яшәүчеләр өчен матур традициягә әйләнде. Быел фестиваль алтынчы тапкыр оештырыла. 
Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә Мәскәү, Ярославль, Казан һәм Әлмәтнең иң яхшы джаз музыкантлары һәм коллективлары чыгыш ясаячак.   
Фестивальдә Олег Анохин җитәкчелегендәге «Jazzia» (Мәскәү), Юрий Щербаков җитәкчелегендәге «Maynugin band» (Ярославь), «Birdcatchers» (Казан), Олег Якимочев җитәкчелегендәге «AJC-band» (Әлмәт) джаз-ансамбле,  П. Востоков (труба, Мәскәү),  А. Сабирҗанов (саксофон, Мәскәү) һәм  И. Ершов (скрипка, Мәскәү) чыгыш ясаячак. 
Махсус кунак - дөнья джазының “йолдызы”,  легендар Элла Фицджеральдның улы музыкант Рей Браун (Нью-Йорк  шәһәре, АКШ)

Башлана 17.00 сәгатьтә.

Чакыру билетлары буенча керү бушлай!

Белешмәләр өчен телефон: 8- 917-278- 44-77

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса