Әлмәт пляжында бушлай концерт – җырчылар Марат белән Артур килә
"Шәһәрдә мәдәни мохит" проекты 13 августта җиде мәйданчыкта узачак.
Шәһәр пляжына Татарстанның танылган артистлары Марат белән Артур киләчәк. "8 миль" картинг-клубта гаиләләр арасында ярыш планлаштырылган. "Яшьлек" скверы балалар карамагына бирелсә, "Шәмсенур"да фольклор коллективлары чыгыш ясаячак. "Әдәби ишегалды" классик музыка яратучыларны көтеп кала. Шәһәр паркында шимбә "Сандугач сайрар илем" фестивале җиңүчеләре һәм "Әлмәтем" бию ансамбле чыгышлары булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа