Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәт паркы афишасы: шәп булачак!

Бу атнада Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркында түбәндәге чаралар каралган:

23 июль

18.00 «Исәнмесез, бу - без!» әдәби-музыкаль проекты.

24 июль

17.00 «Кояшлы җәй». Яшүсмерләр клублары катнашында концертлы-уен программасы.

19.00 «Биюле җомга». Адилә Подольскаядан спорт биюләре киче (Мәскәү шәһәре)

25 июль

11.00 «Тургай». Балалар иҗаты шәһәр фестивале.

14.00 «Сәламәтлек көне». «Елховнефть» идарәсенең үзешчән сәнгать көчләре концерты, мәдәни-спорт бәйрәме.

17.00 «Безгә тагын 18…!» «Луч» телекомпаниясенең туган көне хөрмәтенә шәһәребезнең популяр артистлары катнашында концерт программасы.

17.30 «Әлмәт» милли-мәдәни үзәгенең тынлы оркестры концерты (бию мәйданчыгы).

19.00 «Бәхет телибез сезгә!» Яр Чаллы шәһәренең популяр артистлары концерты.

20.00 Яшьләр өчен дискотека, файер-шоу, «Луч» телекомпаниясенең туган көне хөрмәтенә бәйрәм салюты

26 июль

15.00 Гигант сабын күбекләре тамашасы. Балалар өчен уен программасы.

16.00 «Паркта истә калырлык мизгел». Фотобәйге-2015. «Әлмәт таңнары» газетасының «Мин паркта» бәйгесе йомгаклары. Җиңүчеләрне бүләкләү.

18.00 «Ретро» ВИА белән бию мәйданчыгы чакыра һәм яндыра… Яше ... дән узганнар өчен күңел ачу чарасы.

18.00 «Йолдызлы сәгать». Халык талантлары программасы.

19.00 Чувашстан Республикасының халык артисты, ТРның атказанган артисты Владимир Христофоров концерты.

Килми калмагыз, кызык булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса