Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Быелгы Сабантуй онлайн-режимда ТНВ каналында узачак

Агымдагы елда коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә барлык мәдәни чаралар телевидение форматына күчерелде.

4 июль көнне ТНВ телеканалы онлайн-режимда узучы Сабантуйга үзенчәлекле телемарафон әзерләгән.

Ул иртән 07:00 сәгатьтә «Sиңа Mиннән Sәлам» программасында котлаулардан башланып китеп, көн дәвамында барачак.

Котлаулар төрле районнардан танылган кешеләрдән, авылдашлардан яңгыраячак.

Биредә ватандашлар бер-берсен җылы сүзләр, җырлар, фоторәсемнәр һәм видеороликлар белән котлый алачак.

11:30 сәгатьтә «Татарлар» программасында бөтен Россия һәм бөтендөнья буйлап алдагы елларда узган Сабантуйлар күренеше.

12:00 сәгатьтә Мәдәният институты ЮХИДИ белән берлектә бәйрәм концерты.

14:30 сәгатьтә «Халкым минем» программасында Азнакай районында алдагы елларда узган Сабантуй бәйрәменнән күренеш.

15:00 сәгатьтә ТР Мәдәният министрлыгы Казан ипподромында Сабантуй-2020 уңаеннан оештырган концерт күрсәтеләчәк.

17:00 сәгатьтә «Халкым минем» программасында Самарада алдагы елларда узган Сабантуй бәйрәменнән күренеш.

18:00 сәгатьтә «Халкым минем» программасында Новосибирскида узган федераль Сабантуй – 2019  күрсәтеләчәк.

20:30 сәгатьтә бәйрәм телемарафоны «Халкым минем» программасыдагы Эстониядә узган Европа-2019 Сабантуе белән тәмамланачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса