Космонавтика көне Әлмәттә үзенчәлекле узачак
Кешелек тарихында космик эра башлануга 60 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында 12 апрельдә илебезнең барлык төбәкләрендә «Волонтерларның космик йөгерүе» бөтенроссия акциясе узачак.
Әлмәттә дә әлеге массакүләм спорт чарасы көтелә. Бу көнне «Алнас» стадионында 9.30 сәгатьтә төрле хәрәкәт, оешма, яшьләр спорт берләшмәләре, хакимият органнары вәкилләре, спортчылар стартка басачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа