Иске Яңа ел бәйрәменә рәхим итегез! [+АФИША]
Иртәгә, 13 гыйнварда, Нефтьчеләр мәйданында Иске Яңа ел бәйрәме гөрләячәк.
Чаралар кичке 6 да "Күңелле стартлар" белән башланып китә. 18.30 сәгатьтә "Бизәкле киез итекләр" бәйгесендә осталар ачыкланса, 19.00 сәгатьтә иң креатив бизәлгән чаналар арасында бәйге старт алачак. Җиңүчеләрне Яңа ел бүләкләре көтә. Бәйрәм кичендә әлмәтлеләрне ботка белән сыйлау да планлаштырыла - кайнар сый яратучыларны 20.00 сәгатьтә көтәләр. Бәйрәм киче Яңа ел дискотекасы белән тәмамланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа