Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Ишетми калмагыз: Әлмәт паркына Мөнир Рахмаев киләчәк

Бүген, 3 июльдә кичке сәгать 6 да Әлмәт мәдәният һәм ял паркында ветераннар өчен концерт программасы була.

Кичке 7 дә Казан дәүләт яшь тамашачы театры балалар өчен «Ак барс маҗаралары» спектаклен тәкъдим итә.

4 июль көнне кичке 7 дә Җәлил бистәсеннән «Җәлил йолдызлары» чыгыш ясаячак. Кичке тугызынчы яртыда 90 нчы еллар стилендә биюләр тәкъдим ителә. Программа «Кичке уен» дип атала.

5 июль көнне 18 сәгать 30 минутта паркта эшләпә яратучылар бәйгесе булачак. 19.00 сәгатьтә ТРның популяр артисты Мөнир Рахмаев чыгыш ясый.

Һәр көнне паркта аттракционнар эшли, төрледән-төрле спорт ярышлары уздырыла. Кичке 9 да төсле фонтан эшли башлый. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса