Бердәм Сайлау көнендә Әлмәткә Динә Гарипова белән Тимати киләчәк
13 сентябрьдәге сайлауларны Әлмәт һәм авылларыбыз элек-электән килгән күркәм традиция буенча бәйрәм итеп уздырачак.
Бу көнне төрле җирләрдә шәһәребез һәм районыбыз үзешчәннәре катнашында концертлар, ярминкәләр көтелә. "Нефтьче" Мәдәният сарае каршында исә төп бәйрәм чаралары узачак. Биредә Татарстаныбыз йолдызы Динә Гарипова һәм Россия эстрадасы җырчысы Тимати чыгыш ясаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа