Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

“Алтын алмалар турында әкиятләр” паблик-арт-программасы кунакка дәшә

Санкт-Петербург шәһәренең тикшеренүләр институты Әлмәттә сәнгать уикендлары сериясен дәвам итә.

Киләсе яллар урам сәнгатенә багышланган булачак.

6 июнь көнне 14.00 сәгатьтә яшьләр үзәгендә  “Паблик-арт – граффити түгел” дигән бушлай лекция уздырылачак. 

Петербургның Petrograff журналына нигез салучы, баш мөхәррир Станислав Скворцов граффити барлыкка килү тарихы, аның терминологиясе һәм төшенчәләре турында сөйләячәк. Ул шулай ук граффити белән паблик-артның аермасын да аңлатып бирәчәк.

7 июнь көнне 15.00 сәгатьтә Россия стрит-арт һәм граффитины өйрәнүгә багышланган документаль фильмның премьерасы булачак. «В открытую» дип исемләнгән әлеге фильмы бөтен Россиядән урам рәссамнары һәм граффити-райтерлар турында сөйли.

Барлык чараларда бушлай катнашу өчен алдан теркәлү сорала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса