Әлмәт таңнары

“Алтын алмалар турында әкиятләр” паблик-арт программасы балаларны экскурсиягә чакыра

“Алтын алмалар турында әкиятләр” — Әлмәттә “Татнефть” компаниясе инициативасы буенча стрит-артны тикшерү институты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган биш еллык паблик-арт программасы.

19 декабрьдә 13:00 сәгатьтә әкиятләр буенча гид Альбина Нургалиева беренче бистәнең мураллары буенча сәяхәткә чакыра. Бу маршруттагы һәр эш - җылы яктагы илләр буйлап сәяхәт. “Госпожа Гусыня: традиция и свобода” муралын Уругвай рәссамы Николас Санчез иҗат итсә, “Алмалар тарихы” диптихын иҗат итәргә Хитнес Италиядән килгән, ә “Ак бүре”не Испания рәссамы Дулк иҗат иткән. Шулай ук шәһәр ишегалларының берсендә Украина рәссамы Дима Фатум ясаган “Эзләр. Ризаэддин Фәхреддин портреты” диптихын күрергә мөмкин. Альбина дөньяның төрле почмакларыннан килгән рәссамнарның җирле мәдәният белән илһамланып, аны уникаль рәсемнәрдә чагылдырулары турында сөйләячәк.

Очрашу урыны: “Госпожа Гусыня: традиция и свобода” муралы
https://vk.cc/bW4QCf сылтамасы буенча теркәлергә кирәк

20 декабрьдә 13: 00 сәгатьтә әкиятләр буенча гид һәм “Кванториум” укытучысы Зөлфия Хәйбуллина балаларны маҗаралар эзләргә чакыра. Экскурсия яңа сезонның арт-объектлары “Ак чәчәкләр” муралы һәм “Келәм” инсталляциясе буенча булачак. Яшь тамашачыларга тематик фантазияләргә чумарга һәм табышмаклар чишәргә туры киләчәк. Экскурсия “Сәламәтлек” паркында тәмамланачак, анда мәктәп укучыларының иншалары мотивлары буенча ясалган “Күк реконструкциясе” муралына кызыклы ракурс ачыла. Яшь буенча чикләүләр юк. Оештыручылар балаларның әти-әниләре белән килүен тели.
Очрашу урыны: “Ак чәчәкләр” муралы (ЦРБ)
https://vk.cc/bW4QGz сылтамасы буенча теркәлергә кирәк.


Белешмә:  Проект нефть төбәге тарихы һәм аның халкы турындагы эпос булып тора, ул шәһәр диварларына күчерелгән һәм гомуми велосипед маршруты белән кушылган, төрле илләрдән чакырылган экспертлар һәм рәссамнар төркеме катнашында гамәлгә ашырыла. Рәссамнар иллюстрацияләгән барлык тарихлар Әлмәт районында җыелган яки Татарстанның гомуми мәдәни-тарихи мирасы фрагментларыннан гыйбарәт. Бу сезонда арт-программа кысаларында пандемия темасы белән тыгыз бәйләнгән тагын берничә арт-объект барлыкка килде.

Реклама

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: