Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

афиша

Хөрмәтле әлмәтлеләр һәм калабыз кунаклары! Сезне Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркына чакырабыз.

Һәр көнне 21.00 сәгатьтә төсле-музыкаль шоу «Фонтан сәгате»

30 июль

17.00 Яшүсмерләр клублары өчен «Кояшлы җәй» концерт-уен программасы.

18.00 «Бәхетле билет» призлы купоннарын уйнату.

31 июль

11.00 «АССОЛЬ» балалар кафесын ачу тантанасы.

14.00 «Бөтен һөнәр дә мөһим, бөтен һөнәр дә кирәк». Яшьләргә һөнәри ориентация бирү буенча шәһәр фестивале.

19.00 «Театраль җомга». Түбән Кама татар дәүләт драма театры Туфан Миңнуллинның «Гөргери кызын бирә» спектаклен күрсәтә.

1 август

13.00 «Балачак бәйрәме». Балалар өчен мавыктыргыч программа.

15.00 «Җәй турында җырлар». «Татнефть-АЗС-Центр» ҖЧҖнең үзешчән сәнгать көчләре концерты.

17.00 «Күңелле каникуллар». Балалар өчен мәдәни-спорт программасы.

19.00 «Сөюемне җырым аша юллыйм». Яр Чаллы шәһәреннән автор-башкаручы Флюра Талипова-Коләхмәтованың иҗат коллективы концерты.

20.30 «Кичке уен - вечерние посиделки». Татарча бию көйләренә биибез.

2 август

12.00 «Акыллы, көчле, елгыр». Балалар өчен мәдәни-спорт программасы.

14.00 9 Б ТОСының «Әлмәт» яшүсмерләр клубын тәкъдир итү.

16.00 «Минем яраткан шәһәрем». «УПТЖ ППД» ҖЧҖнең үзешчән сәнгатьтә катнашучылары концерты.

17.30 «Йолдызлы сәгать». Халык талантлары программасы.

18.00 Бию мәйданчыгы һәм «Ретро» ВИА чакыра һәм өздерә.

19.00 «Эх, бу яшьлек еллары!». Автор-башкаручы, ТРның популяр артисты Булат Җиһаншин концерты.

Сезнең өчен эшли:

- аттракционнар, спорт мәйданчыклары, зур теннис;

- сәүдә киосклары, шашлык.

Күңелле яллар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса