Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәт Сабантуенда Салават Миңнеханов, Гүзәлем һәм «Казан егетләре» чыгыш ясаячак

Мәдәни-массакүләм һәм күңел ачу программалары гаилә ялы өчен исәпләнгән.

11 июньдә Әлмәт шәһәрендә «Сабантуй» милли бәйрәме узачак. Программа 9.00 сәгатьтә көрәш ярышларыннан башланачак.

10.00 сәгатьтән районның халык осталары һәм музейларыннан интерактив күргәзмә эшләячәк, концерт мәйданчыклары, мастер-класслар ачылачак. Балалар өчен әкият персонажлары катнашында күңел ачу программасы, барлык яшьтәгеләр өчен тематик мастер – класслар белән «Һөнәрчеләр шәһәре» программасы оештырылачак.

"Үткәнгә сәяхәт" программасы тарихи шоу тәкъдим итәчәк, ә балалар холи буяулары, сабын куыклары һәм кәгазь шоу белән "Бәхетле балачак"  интерактив һәм анимацион программасында катнаша алачак.

Мастер-классларның иҗади лабораторияләре "Милли үрнәкләр" проектын тәкъдим итәчәк. "Бәхетле мәктәп" программасы кысаларында милли мәдәниятләр фестивале, күңелле дәресләр узачак, уен зонасы эшләячәк.

11.00 сәгатьтә Үзәк мәйданда театральләштерелгән программа старт ала, авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү һәм «Төп батыр-2023» финал ярышлары узачак.

Аннары биредә популяр артистлар: Марат Яруллин, Инсаф Ганибаев, Салават Миңнеханов, Гүзәл һәм «Казан егетләре» вокаль төркеме катнашында концерт программасы башланачак.

Теләге булган һәркем Сабантуйның традицион уеннарында катнаша алачак.

Югары майданда сәүдә нокталары эшләячәк, батут шәһәрчеге һәм балалар аттракционнары җәеләчәк.

Ипподромда традицион ат спорты ярышлары 12.00 сәгатьтә башланачак. Токымлы атларда узышлар, понида чабышлар, җирле токымлы атларда узышлар узачак.

0+

 

Сабантуй афиша Альметьевск
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса