Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәтлеләр гашыйклар көнен ничек уздырачак?

Әлмәттә «Мәхәббәт формуласы» чарасы узачак.

14 февраль көнне 18.00 сәгатьтә  «Панорама» сәүдә үзәгенең беренче катында "Мәхәббәт формуласы" чарасы узачак.

Активистлар, яшүсмерләр, педагоглар, белгечләр җәлеп ителәчәк. Мәйданчык әлеге теманың фотозонасы белән бизәләчәк. Шулай ук зур курчаклар, артистлар, аниматорлар булачак.  Барлык теләүчеләр өчен аквагримлы зона да эшләячәк. 

Гашыйклар бәйрәменә багышланган кичәгә баручыларны хатлар белән алмашу, уеннар, музыкаль һәм актив конкурслар, музыкаль номерлар көтә. 

Шәһәрнең яшүсмерләр клублары,  яшьләр үзәге, Әлмәт политехник техникумы 7 нче урта мәктәп, территориясендә гашыйклар көне белән котлау чаралары оештыра. Студентлар һәм укучылар матур теләкләр, истәлеккә фотолар көтә, шулай ук яшьләр (яшүсмерләр) клублары эше турында мәгълүмат белән буклетлар таратылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса