Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасыннан түләүсез "пластилин экскурсиясе" узачак

Ул 30 июльдә, шимбә көнне булачак. Бу хакта проектны оештыручылар хәбәр итә.

«Испания рәссамының "Белая волчица"сы муралы буенча минем экскурсиягә килегез. Без муралны хисләр аша аңларбыз, ә аннары үз кичерешләребезне пластилин картинасында сөйләячәкбез», – дип чакыра «Алтын алмалар турында әкиятләр» программасы гиды Динә Нургалиева.

Чара урамда узачак.  Картон, пластилин һәм әвәләп ясау өчен инструментларны проект  тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итәләр оештыручылар.

Чара 11.00 сәгатьтә башлана.  Очрашу урыны: 8 Март ур., 27.

Катнашу өчен сайтта теркәлү кирәк.

Проект «Татнефть»  инициативасы белән «Новь» бюросы һәм стрит-артны тикшерү институты белән берлектә гамәлгә ашырыла.

 

Фото: pablika-art-programma-ska.timepad.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса