Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

«Каракүз» гаҗәеп очрашулар вәгъдә итә

Фестиваль калабызда икенче ел рәттән уза. Этник чара төрки халыкларның гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә багышланган.

Фестивальне ачу тантанасы традиция буенча «Татнефть» компаниясенең төп бинасы каршындагы «Каракүз» скверында башланып китте.

Татар халкының борынгы риваятьләрендәге Каракүз исемле батыр сугышчы хатын-кызның җиде метр-лы скульптурасы янәшәсендә узган чара әлмәтлеләрне һәм шәһәребез кунакларын Болгар ханлыгына алып кайткандай булды. Шул чордагы милли костюмнарны кигән егетләр һәм
кызлар, ук-җәяләр күтәргән сугышчылар һәм аһәңле музыка тарихи атмосфераны тагын да тирәнәйтеп җибәрде.

Этник фестиваль кысаларындагы мәдәни чаралар Шарлавык-лы буаларда һәм шә-һәрнең тагын сигез мәйданчыгында узды. Һәрберсендә Болгар чорына хас ышануларны, халык авыз иҗатын, музыкасын, сынлы гамәли сәнгатен, гыйлемнәрен чагылдырган театраль күренешләр тәкъдим ителде. «Легкие крылья» урам театры артистларының чыгышлары үзенә күрә бер гаҗәеп тамаша булды. «Каракүз»  этник-модерн фестивале чаралары Әлмәттә 27 августка кадәр дәвам итәчәк әле. Алдагы көннәрдә әлмәтлеләрне этник һәм анимация фестивальләре, атаклы бардлар, джаз башкаручылар белән очрашулар һәм күп кенә күренекле шәхесләр катнашындагы кабатланмас чаралар көтә.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса